Куркыныч мәктәп автобуслары
Табигатьне Саклау Оешмасы белгечләре мәктәп автобуслары һавасын тикшергәннәр. Нәтиҗәләр бик үк куанычлы түгел – дизель ягулык балаларның әле ныгып җитмәгән организмына тискәре йогынты ясый. Ничәдер минут дәвамында автобуста йөргәндә укучылар зур күләмдә токсин матдәләр сулый.
Мондый автобусларда даими йөргән миллион үсмернең 23–46 сында яман шеш (рак) барлыкка килү ихтималы зур. Күпчелек мәктәп автобуслары, үз чиратында, ягулыкның нәкъ менә шул төрен куллана. Сәбәп гап–гади – дизель ягулык бик арзан.
Белгечләр шуны да дәлилли алган: мондый автобус эчендә барган укучы зыянны төтен чыккан торба янында басып торганга караганда да күбрәк ала икән. Автобуслар җитештерү белән шөгыльләнүче компания исә әлеге тикшерү нәтиҗәләрен дөреслеккә туры килми, дип тәкрарлый. Алар фикеренчә, тәҗрибә автобусларның ягулык регуляторы белән җиһазландырылмаган инде искергән модельләрендә үткәрелгән. Шуңа бәйле нәтиҗәләр дә коточкыч.
Бездә, Россиядә, Татарстанда хәлләр ничегрәк соң?! Авыл мәктәпләре өчен кайтартылган автобусларда нинди ягулык кулланыла?!