Әстерхан өлкәсендә – татар мәгарифе көннәре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Әстерхан өлкәсендә уза торган Татар мәгарифе көннәрендә катнаша. Бүген чарада катнашучылар алдында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов Татарстан Республикасында мәгариф системасы торышы һәм РФ төбәкләре белән хезмәттәшлек турында доклад белән чыгыш ясады инде.
Әлеге чарада Әстерхан өлкәсе ягыннан мәгариф һәм фән министры Виталий Гутман һәм өлкәнең Дума рәисе урынбасары Әнвәр Алмаев катнаштылар. Конференциядә катнашучылар татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын үстерүдә, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертү шартларында аларның квалификациясен арттыруда төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Әстерхан өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре әле дәвам итә. Иртәгә, 12 ноябрь көнне, Әстерхан татарлары белән очрашулар узачак, мәктәпләрдә мастер-класслар тәкъдим ителәчәк; дәреслекләр, методик әсбаплар, сонники толкование снов һ.б. төрле китаплар сатып алып булачак.