“Зирәк бала - IV” Россиякүләм бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
9 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
31 нче октябрь көнне “Зирәк бала - IV” Россиякүләм бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бу турыда "Гаилә һәм мәктәп" журналы сайты хәбәр итә.
Бәйгенең махсус призын яулаучы да билгеле, ул - Кукмара районы, Кукмара 7 нче номерлы "Колокольчик" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гадиева Камилә (җитәкчесе – Гадиева Ләйсән Мәгъсүм кызы). Ә инде бәйгенең барлык номинацияләр буенча җиңүчеләре белән әлеге сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин.
Шулай ук, портал укучыларыбызга 1 нче ноябрь көнне бәйгенең бишенче бәйгесе башланып китүе турында хәбәр итәргә телибез. Эшләр кабул итүнең соңгы көне - 30 ноябрь.
Бәйге җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!