Матур язучылар күргәзмәсе
8 Sep, 2008 Сылу 0
16–21 сентябрь аралыгында И.Е.Репин исемендәге Санкт–Петербург дәүләт рәсем, сынлы сәнгать һәм архитектура академия институтында “Халыкара каллиграфия күргәзмәсе” узачак. Россиядә инде онытылып өлгергән матур язу сәнгатен “уяту”, аны масштаблы итү һәм алдагы үсешенә мөһит тудыру – әлеге чараның максаты.
Күргәзмәнең тематикасы да үзенчәлекле:
• Россия Федерациясе Конституциясенең кулъязмасы;
• Заманча дөнья каллиграфиясе;
• тарихи кулъязма ;
• матур язучының язу предметлары;
• каллиграфның эш урыны;
• гамәли каллиграфия;
• каллиграфия буенча махсуслаштырылган әдәбият.
Чыганак: window.edu.ru