Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале
9 Nov, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Россия 2017 елда 19 нчы Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален үзендә уздырырга җыена. Ил делегациясе рәсми гариза тапшыру өчен Кубага юл тоткан.
Әлеге фестиваль дүрт елга бер тапкыр 1947 елдан бирле уздырыла. Аны Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе оештыра.Фестиваль 1957 һәм 1985 елларда Мәскәүдә дә узган инде. Россиялеләр күп кенә масштаблы чаралар уздырганга күрә, әлеге фестивальне оештыруда да каршылыклар чыкмас дип өметләнә.
Россия яшьләре оешмасы җитәкчесе Сергей Поспелов: «Дөньядагы яшьләр Россия белән кызыксына, ә безнең яшьләр аларны кабул итәргә һәм үз яшәү рәвешләре белән таныштырырга әзер», — ди.