“Кирәкми безгә сугыш!” (Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе)
Сугыш! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәге әлегә кадәр әрни, чөнки алар үз балаларының, туганнарының хәтта кайда күмелүләрен белми. Илебездә тол калган хатыннарның , әтисез калган балаларның санын санап бетергесез. Әти назын күрмичә үскән, “әтием” дип әйтергә кешесе булмаган балаларның йөрәге гомер буе әрнегән. Аның өстенә ачлык... Ничек түзгәннәр дә, ничек җиңеп чыкканнар?! Алар көчле рухлы булганнар.
Без сугыш турында китаплардан, кинолардан гына беләбез. Кайберләребез әби-бабаларыбыз сөйләвеннән белә. Бүген без кичәбезгә сугыш ветераннарын очрашуга чакырдык. Алар сугышның нәрсә икәнен, нинди газаплар китергәнен бик яхшы беләләр. Ә без игътибар белән тыңлыйк һәм үзебезне борчыган сорауларыбызны әзерлик. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Кирәкми безгә сугыш!” (Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе) | 17.04 KB |