Инфинитивның ясалышы һәм язылышы
7 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Яр Чаллы шәһәре 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Әлфия Мулланур кызы
Кагыйдә чыгару.
Әгәр боерык фигыль сузык авазга бетсә, -рга, -ргә кушымчалары ялгана;
Бер иҗекле боерык фигыль -р,-л га бетсә, -ырга,-ергә кушымчалары ялгана;
Бер иҗекле боерык фигыль башка тартыкларга бетсә, -арга, -әргә кушымчалары ялгана;
Бер иҗекле боерык фигыль -и, -й бетсә, -ярга, -яргә кушымчалары ялгана.
(Кем кагыйдәне үзе чыгарып әйтә ала, шул кызыл түгәрәк ала, әгәр кагыйдәне чыгарганда бер хата җибәрсә – зәңгәр шакмак, ә иптәшләре артыннан кабатлап әйтә алса – сары өчпочмак ала.)
Искәрмә. Кайбер очракларда сүзлекләргә карарга кирәк, чөнки кагыйдәгә буйсынмаган фигыльләр бар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Инфинитивның ясалышы һәм язылышы (ачык дәрес планы) | 18.89 KB |
Ресурс төре: