Казанда Республика фән фестивале уздырыла
Бүгеннән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагындагы химия тирәнтен өйрәтелә торган П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында Республика фән фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләре командалары катнаша. Фестиваль балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын стимуллаштыру максатларында үткәрелә. Катнашучыларның эше проект командалары форматында табигать, техник һәм гуманитар фәннәр секцияләре буенча республикада фән, технологияләр һәм техниканың өстенлекле 12 юнәлеше кысаларында оештырыла.
Фестиваль кысаларында катнашучыларның эшләреннән (фәннең өстенлекле юнәлешләре, технологияләре һәм техника белән бәйле макетлар, үрнәкләр яки файдалы модельләр) һәм КХТИның институтлары, факультетлары һәм кафедралары фәнни казанышларыннан торган күргәзмә эшли. Мәктәп укучыларына әйдәп баручы галимнәр фәнни-популяр лекцияләр укый. Моннан тыш, муниципаль командаларның үз проектларын яклап экспертлар каршында чыгыш ясавы, КХТИ лабораторияләренә, “Химград” технополисы, “Идея” технопаркына, IT-паркка баруы ниятләнә.