Татарстан яшь геологлары Бөтенроссия ачык олимпиадасыннан җиңеп кайтты
5 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Томскида 26-29 октябрьдә яшь геологларның Бөтенроссия ачык олимпиадасы төгәлләнде. Анда Татарстан данын Казаннан “Селенит” һәм Түбән Камадан “Азурит” командалары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми команда исәбендә Түбән Камадан "Азурит" командасы 2 урын, Казаннан "Селенит" командасы 3 урын яулады. Беренче урынга олимпиада хуҗалары - Томск шәһәренең яшь геологлары лаек дип табылды. Номинацияләрдә гомуми команда исәбендә урыннар түбәндәгечә:
- "Минералогия" - 1 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
- "Палентология" - 2 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
- "Геологик бүленеш" - 2 урын "Азурит", 3 урын "Селенит"
Шәхси исәптә "Азурит" командасыннан икенче урынга Антон Толстиков, өченче урынга Шамил Ибраһимов лаек дип табылды.
Шәхси исәптә номинацияләр буенча урыннар:
- "Минералогия" һәм "Геологик бүленеш" - 2 урын Антон Толстиков
- "Минералогия" - 3 урын Шамил Ибраһимов
- "Палентология" - 3 урын "Селенит" командасыннан Рената Давлетова.