belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең икенче викторинасы башлана

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең икенче викторинасы башлана

30 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ) - викторина
Игълан
belem.ru яңалыклары
Заһидә Бурнашева

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, порталыбыз кулланучылары!

I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе (http://belem.ru/adabi-jauharlar) дәвам итә. Бәйгенең икенче аен тәмамлап сезгә яңа викторина тәкъдим итәбез, ул 31 октябрь көнне көн дәвамында барачак.

Беренче турның икенче ае викторинасы татар шагыйрәсе һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашевага (19.10.1895 - 05.11.1977) багышлана. Викторинада Гыйффәт туташның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге белән бәйле сораулар булыр. Сорауларны игътибар белән укып чыгыгыз, дөрес җавап бирергә тырышыгыз, тест үткәндә ялгышлар җибәрмәгез!

Викторинада катнашу өчен http://belem.ru/adabi-jauharlar-10-15 сылтамасы яисә бәйге баннеры буенча күчегез.

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! 

ps. Викторина һәр айның соңгы көнендә 24 сәгать дәвамында ачык була. Бәйге турында тулырак мәгълүмат >>.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.10.2015 - 22:51):https://belem.ru/node/5973