Мәктәп инспекторлары арта
Әле кайчан гына мәктәпләрдә инспекторларны күрү гаҗәп иде. Бүген Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балаларны тәрбияләүдә катнашуы, авыр холыклы үсмерләр белән эшләве гадәти хәл. Өстәвенә, хәзер алар игътибарыннан мәктәптән тыш проблемалар да читтә калмаячак. Мәсәлән, мәктәп янында наркотик матдәләр сатучылар, җинаятьчеләр йәрмиме, балаларның куркынычсызлыгына берәр нәрсә янамыймы?
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча Россиянең 74 регионында бүген 6 мең мәктәп инспекторы сафка кертелгән. Бу регионнарның Эчке эшләр идарәсе җәмәгать куркынычсызлыгы штатына кергән милиция хезмәткәрләре. Алар форма кия, үзләре белән корал йөртә ала. Ләкин күп очракта мондый хезмәткәр эшкә корал алмый, чөнки эшләү урыны – мәктәп.
Инспектор нишләргә тиеш соң? Тәмәке тартуны тыюдан алып хокук буенча лекцияләр укуга кадәр аның карамагында, тирә-якның бар авыр холыклы үсмерләре аның исәбендә булырга тиеш. Инспекторның максаты да бар икән – киләчәктә мәктәп хулиганыннан җинаятьче чыкмаска тиеш.