75 меңлек студент
Билгеле булганча, һәр яңа уку елы белән гомуми белем бирү оешмаларында беренче сыйныфка керүчеләр саны бермә-бер кими. Шулай ук соңгы вакытта ил буенча таләпләргә туры килмәгән, сыйфатсыз белем бирү белән мавыккан кайбер югары уку йортларын ябу турында шаукымлы хәбәрләр йөри. Бу үз чиратында уку йортларында түләүсез (бюджет) урыннар кими дигән имеш-мимешләр чыгуга сәбәп була. Ләкин Дәүләт думасында узган “хакимият сәгате”ндә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Мөһим факт – югары уку йортларында бюджет урыннар саны үзгәрмәячәк.
Ләкин дәүләт хисабына белем алучыларны да зур гына яңалык көтә. 2004 елда һәр бюджет урынга уртача 21 мең су акча бүленеп бирелгән булса, быел бу сумма 75 меңнән артып киткән. Киләчәктә министрлык аны 100 меңгә кадәр күтәрмәкче. Министрлык фикеренчә, яхшы белгечләрне әзерләү өчен нәкъ шундый күләмдә акча таләп ителә икән.
Чыганак: www.5ballov.ru