belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Е.К. Завойский исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Е.К. Завойский исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

30 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Е.К. Завойский исемендәге премия лауреатлары билгеле булды
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://tat.tatar-inform.ru

Казанда Е.К.Завойский исемендәге премия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Финалда 6 кеше катнашты. Казанның берничә яшь галиме җиңүче булып танылды.

I дәрәҗә диплом һәм Е.К.Завойский исемендәге премияне Россия Фәннәр акадмеиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтыннан Артемий Шмелев һәм Казан федераль университетыннан Константин Усачев бүлеште. Казан федераль университетыннан Максим Авдеев III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Финалистлар - Виталий Павлов, Михаил Володин, Сергей Фадеев.

Е.К.Завойский исемендәге премия 1997 елның сентябрь аеннан бирелә башлый һәм ул республикада яшьләр арасында мөһим фәнни вакыйгага әйләнә. Ул эксперименталь, теоретик һәм гамәли физика өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен тапшырыла.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.10.2015 - 08:44):https://belem.ru/node/5950