Югары уку йортлары саны үзгәрмәячәкме?
Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары уку йортларын ябу компаниясе булмаячагын ассызыклады. Алга таба уку йортларын тикшерү процессы алдан расланган график буенча барачак. Әмма теге яки бу регионнан яисә ректорлар союзыннан сорау килсә, тикшерүләр графиктан тыш, иртәрәк тә үткәрелергә мөмкин.
Министр шулай ук югары уку йортларында бирелгән белемнең сыйфаты төшүенә басым ясады. Алга таба югары уку йортларына академия, университет яисә институт исемен бирү өчен билгеле бер критерийларны үтәргә кирәк булачак, дип белдерде Андрей Фурсенко. Ләкин шул ук вакытта күпләрне куркыткан уку йортларын яптыру санкциясе кулланылмаячак икән. “Йөз, ике йөз яисә мең югары уку йортын” ябу – бу безнең максат түгел, дигән министр.
Чынбарлыкны да әйтми булмый. Бүгенге көндә бар уку йортларының 50гә якын университеты һәм 150-200 тирәсе югары уку йорты гына мондый төр белем оешмаларына куелган таләпләргә туры килә.
Чыганак: www.5ballov.ru