«Әкият» курчак театры гастрольләргә чыга
29 Oct, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
16 -19 ноябрь көннәрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары Кама аръягы районнары буенча гастрольләргә чыга. Алар тамашачыларга Абдулла Алиш әсәре буенча куелган “Сертотмас үрдәк” спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу мавыктыргыч, кызыклы әкиятнең геройлары - хайваннар, җәнлекләр, кош-кортлар. Спектакльне сәхнәгә РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган.
Курчак театрының бу көннәрдә гастрольләр афишасы:
- 16 ноябрь - Алексеевск,
- 17 ноябрь - Чистай,
- 18 ноябрь - Базарлы Матак,
- 19 ноябрь - Норлатта,
- 27 ноябрь - Аксубай.