Һәрвакыт булсын кояш!
Тәрбияче. Начар гадәтле балалар белән төрле хәлләр булырга мөмкин шул.
Сөйлим әле сезгә
Тезеп сүзен сүзгә.
Сөендерә торганын да,
Көендерә торганын да,
Уйландыра торганын да,
Сөйлим бүген барын да.
Өйдән, туп белән уйный-уйный, шаян Куян малае, Әни куян килеп чыгалар.
Тәрбияче. Җәнлекләр дөньясында,
Үзенең оясында
Куян малай тапкан, ди,
Җырлый-җырлый баккан, ди.
Әни куян. Ефәк кебек туннары,
Тузып тора йоннары.
Сүземне тыңла, улым,
Эшсез утырма, улым!
Куян малае. Кирәкми, мин эшләмим!
Әни куян, борчылып, елый-елый урманга китә. Балаларга күренмичә генә, киемен кәккүк киеменә алыштыра. Ә бу вакытта Куян малае әнисенә игътибар да итмичә уйнавын дәвам итә һәм урманга таба йөгерә.
Тәрбияче. Шул урманда уйнаган ул
Өйгә кайтмый көн буе.
Күңел ачып тик йөргән ул,
Эштә булмаган уе.
Кинәт шомлы музыка ишетелә. Урманнан кәккүккә “әйләнгән” Әни куян чыга.
Әни куян. Әй, улым, сау бул инде, сау бул! (Залдан чыгып китә)
Куян малае. Ә әни кайда?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Һәрвакыт булсын кояш! (сценарий) | 26.46 KB |