ТР Дәүләт Советында балаларга өстәмә белем бирү системасы хакында сөйләшәчәкләр
Иртәгә, 7 октябрь көнне сәгать 14.00 дә, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында 8 мәсьәлә карау планлаштырыла. Төгәлрәге, “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты хакында”гы ТРның 160-5 нче номерлы закон проекты, “ТРның гомуми белем бирү оешмаларында һәм профессиональ белем бирү оешмаларында 2016 елда барысы өчен дә уңайлы булган һәм мәктәпкәчә, гомум башлангыч, гомуми төп, урта гомуми белем алуга, шулай ук, өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт гарантияләрен финанс яктан тәэмин итү нормативларын раслау хакында”гы ТРның 157-5 нче номерлы закон проекты һ.б. мәсьәләләр бар. Шулай ук ТРда балаларга өстәмә белем бирү системасы хакында да сөйләшү булачак, диелә җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.