100 мең студентның 70 меңе экстерн белән укый
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко дистанцион белемгә карата шикләрен белдерде. “Интерактив” студентларга сыйфатсыз белем биреп аларны алдаучы югары уку йортларын тикшерергә кирәк, дип саный ул.
Министр фикеренчә, технологияләр күпме генә үссә дә, әлегә алар укуның көндезге формасын алыштыра алмый. Димәк, студентлар тарафыннан алынган белем дә төпле була алмый.
Бу очракта иң кызыгы шул – ике очракта да бер үк төсле диплом бирелә. Куркыныч сан: Россиянең кайбер югары уку йортларында 100 мең студентның 70-80 меңе дипломны экстерн белән ала.
Әлбәттә Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко укуның әлеге формасын юкка чыгарырга тәкъдим итми. Сүз экстерн белән укыта торган югары уку йортлары санын киметү турында бара. Ә инде мондый укыту формасы булган уку йортларын һәрдаим тикшереп торырга кирәк.
Чыганак: www.5ballov.ru