Балалар өчен эзләү системасы
Бүгенге тормышны Интернет челтәреннән башка китерү дә авыр. Ул глобаль мәгълүмат алу чарасы. Әлбәттә бу чарадан балалар да читтә кала алмый. Төрле мәгълүматларга караганда, мисал өчен, Рунетның балалар аудиториясе 3 миллионга кадәр җитә икән. Билгеле булганча, алар хозурына тематик яктан бөтенләй үк кирәкмәгән, әхлакый яктан ярамаган сайтлар да килеп чыга. Шуны исәпкә алып Quintura компаниясе махсус балалар өчен эзләү системасын булдырган. Исеме – “Балалар өчен Quintura”.
Әлеге проект оештыручылары сүзләре буенча система аеруча башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына кызыклы булачак. Quintura бары балалар өчен “куркынычсыз” саналган сайтларны гына таный.
Проект авторлары күп кенә башка үзенчәлекләрне дә истә тотканнар. Мисал өчен, аудиториянең яше, аң дәрәҗәсе һичшиксез исәпкә алынган. Укучылар үзләренә кирәк мәгълүматны сүзгә яисә рәсемгә “басып” таба алалар.
Фикерләр
Раил Гатауллин
3 Сентябрь, 2008 - 12:23
Permalink
Аның адресы
Аның адресы: http://kids.quintura.ru/
Әлеге системага кереп "белем" сүзен эзләдем. Берни дә табылмады. Димәк, бу система татар балаларына интернет челтәрендә татарча белем эзләү мөмкинлеген бирми. Урыслар тагын үзләре өчен генә тырышканнар, Россиядә яшәүче балалар хокукын кайгыртмаганнар. Кызганыч.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин