Россиянең иң яхшы укытучыларының 12 мең дәресе интернетта урнаштырылачак
РФ мәгариф һәм фән министрлыгы тиздән 12 мең дәресне интернетта урнаштырачак. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте министрлык башлыгы Дмитрий Ливановның гражданнарны кабул итүе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте, дип яза “ТАСС”.
“Без “Россия электрон мәктәбе” проектын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Аның кысаларында Россиянең иң яхшы укытучыларының 1-11нче сыйныфлар өчен төп урта белем бирү программалары буенча уздырылган 12 меңләп дәресе интернетта урнаштырылачак”, – дип министр сүзләрен китерә матбугат хезмәте.
Шулай ук гражданнарны кабул итү барышында Ливановка Россиянең күренекле сәяхәтчесе Федор Конюхов тарафыннан язылган балалар китаплары тәкъдим ителде. Ведомство башлыгы, балаларның дөньяга карышын киңәйтү максатыннан, Россия мәктәпләрендә аның китапларын тарату фикерен хуплап чыкты. Ул билгеләп узганча, Конюховның зур һәм уникаль сәяхәтләре тәҗрибәсе һәр бала өчен дәресләрне гадәти булмаган һәм кызыклы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге басмаларны сыйныфтан тыш уку программасына кертү тәкъдиме белән мәгълүмати хатлар якын арада төбәк Мәгариф һәм фән министрлыкларына, аннан соң һәр мәктәпкә барып ирешәчәк, дип ассызыклана хәбәрдә.