БДИны – 5кә, традицион имтиханны – 2гә
2 Sep, 2008 Сылу 0
Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына имтихан бирүчеләр мәктәптә тапшырган БДИ нәтиҗәләрен “дәлилли” алмаганнар. Бу турыда бүген әлеге югары уку йортының ректоры Виктор Садовничий хәбәр итте. Ректор сүзләренә караганда, предметларны 60 баллга бирүче абитуриентларның гына традицион имтихан барышында белемнәре теге яки бу дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килгән. Алар кабул итү имтиханнарында “дүртле” яисә “өчле” билгесе алганнар. БДИ бирү нәтиҗәсендә “отличник” булып йөрүчеләр исә кабул итү имтиханнарын начар биргән.
Садовничий әйтүенчә, быел Мәскәү дәүләт университетына 7 мең студент укырга керә алган. Шуларның 30 проценты түләүле белем алачак.
Чыганак: www.itar-tass.com