Мәктәпләр кими
2 Sep, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 1 сентябрендә 13,3 миллион укучы мәктәп бусагасын атлап чыгачак. 2007 ел белән чагыштырганда бу сан 400 меңгә кимрәк. Әле бер ел элек бу сан 22 миллион иде. Ләкин шунысы куандыра – беренче сыйныфка баручы кызлар–малайлар саны кимемәгән. Быел да 1,24 миллион укучы беренче тапкыр мәктәпкә килде.
Бүгенге көндә Россиядә 59 260 мәгариф оешмасы эшли. Янә былтыргы саннар белән чагыштырсак, уку оешмаларының кимүен күрәбез. 1800 мәгариф оешмасы 2007–2008 елларда соңгы тапкыр укыта. Бу җимерелү хәлендә булган биналар. Алар урынына яңа 229 мәктәп ачылган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.