Россиядә беренче тапкыр буларак катализ буенча XII Европа конгрессын уздыруга Татарстан башкаласы сайланган
24 Aug, 2015 Ленар 0
Чыганак:
30 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда мәртәбәле халыкара химия форумы - Катализ буенча XII Европа конгрессы (EuropaCat-2015) уздырылачак. Катализ буенча Европа конгрессының Россиядә әле беренче тапкыр гына үткәрелүе. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгеннән хәбәр итүләренчә, конгресс Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән уздырыла.
Табигый һәм яңадан барлыкка килә торган чимал чыганакларын рациональ файдалану, энергияне һәм ресурсларны нәтиҗәле куллану, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау – конгресс тематикасы шундый. “Катализ: казылмаларны һәм яңадан барлыкка килә торган ресурсларны тигезлекле файдалану” темасына зур сөйләшүдә дөньяның 60лап иленнән 1 меңнән артык галим һәм белгеч катнашуы көтелә.