“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләрне узган уку елында китапханәдән иң күп китап алып укучылар арасыннан билгеләгәннәр.
Чара, Әдәбият елы уңаеннан, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан “ЭКСМО-АСТ” нәшрият төркеме ярдәмендә оештырылды.
Конкурсның республика этапы “Комсомольская правда” федераль басмасы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән үткәрелде. Аны уздыруның генераль партнеры — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.
1-4нче сыйныф укучылары арасында Яр Чаллының 17 нче номерлы балалар китапханәсеннән Эвелина Вахитова һәм Сергей Постнов, Чирмешән муниципаль үзәк китапханәсенең Лашман авыл китапханәсеннән Эвелина Мөхәммәтҗанова җиңү яулады.
5-11нче сыйныф укучылары арасында Сарман районы үзәк китапханәсенең Рантамак авыл китапханәсеннән Эльвина Закирова, Балтач районы 7нче номерлы китапханәсеннән Илүзә Әшрәфҗанова, Яр Чаллы үзәк китапханәсенең 17 нче номерлы балалар китапханәсеннән Алия Гайсина җиңеп чыкты, дип хәбәр итә “Россия почтасы” ФДУПның “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.