Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИның Алабуга филиалы студентлары Яр Чаллы вузына күчерелә
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның Алабуга филиалының читтән торып уку бүлеге студентлары КФУның Яр Чаллы филиалында белем алачак, ләкин территориаль яктан уку процессы Алабугада барачак. Укытучылар сессия вакытында шәһәргә Яр Чаллыдан үзләре килеп укытыр дип планлаштырыла.
Бу хакта бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның Алабуга филиалы директоры Илдар Ганиев хәбәр итте.
Искәртеп узыйк: моңа кадәр, Алабуга филиалының эшчәнлеге тукталуы сәбәпле, шәһәрдә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның Лениногорск һәм Түбән Кама филиалларының база кафедрасын булдыру планлаштырылган иде, әмма Илдар Ганиев әйтүенчә, бу 2 филиалга күчү өчен читтән торып уку бүлеге студентларына уку юнәлешләре буенча бүленергә кирәк булыр иде, КФУның Яр Чаллы филиалы исә студентларның барысын берьюлы кабул итәргә әзер. Моннан тыш, уку йортында студентларны әзерләүнең Казан илкүләм тикшеренү техник университеты филиалы белән охшаш юнәлешләре, димәк, охшаш лицензияләре бар.
Бүгенгә КФУның Яр Чаллы институтына күчүгә 300дән артык студент гариза язган. Студентларны Чаллы вузына икенче атнада тулысынча күчереп бетерү күздә тотыла.