"Соңгы кыңгырау – 2015"
10 Aug, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Тукай районы Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Люция Рафаил кызы
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм - әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә, шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп, каушап калуым.
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул
Бирешмә! – дип, гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Соңгы кыңгырау – 2015" (сценарий) | 25.29 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: