Казан вузлары абитуриентлар арасында иң популяр белгечлекләрне атады
Быел Казан дәүләт энергетика университететында абитуриентлар арасында “Электр энергетикасы” һәм “Җылылык энергетикасы” юнәлешләре аеруча популяр булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына вузның кабул итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.
А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) кабул итү комиссиясендә белдерүләренчә, әлеге югары уку йортында абитуриентлардан иң күп гаризалар “Машина төзелеше”, “Авитөзелеш” һәм “Мәгълүмати куркынычсызлык” юнәлешләре буенча кабул ителгән.
Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтына керергә теләүчеләр дә аз булмаган: бюджет урыннарына җәмгысе 8234 гариза тапшырылган. Конкурс 1 урынга 12 кеше булган. Университетның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына абитуриентлардан 4049 гариза (1 урынга 11 кеше), Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтына исә 3786 гариза (1 урынга 12 кеше) кабул ителгән.