Казанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы җиңүчеләре билгеле булачак
"Татар-информ" МА
Иртәгә, ягъни 30 июнь көнне, Казанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
“Киләчәк” – “Будущее” 2010-2015 елларда ТР да мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында өченче ел рәттән Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү йортларына 1 млн сум күләмендә грант бирелә. Әлеге грант республиканың ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда бәяләде. Конкурсның катнашучылары шәһәрләргә һәм районнарга барасы көнне жирәбә нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
Бәйгедә барлыгы 102 балалар бакчасы катнашты. Аларның 50се “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы җиңүчеләре дип танылачак һәм 1 млн сум күләмендә грантка ия булачак.
Моннан тыш, Татарстанның “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру” конкурсында җиңүгә ирешкән 20 мәктәпкәчә белем бирү йортына 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.