"Хөрмәт төбе - хезмәт" бәйгесе
6 Jun, 2015 Раил Гатауллин 0
Бәйгедә 4-10 яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен балаларга бер төрле таләпләр булса, өлкәннәргә таләпләр бөтенләй башка.
Балалар өчен:
- Хезмәт темасына шигырь язарга;
- Үзең ясаган иҗат җимеше белән фотога төшәргә;
- Исем-фамилия, адрес, телефон номерыңны күрсәтергә;
- 2015 елның икенче яртысына язылу квитанциясенең күчермәсен ясатырга кирәк.
Педагоглар өчен:
- Кул эшенә өйрәтү конспекты: тема, максат, кирәкле материаллар, дәрес этаплары (күләме - 1 бит) тәкъдим итәргә;
- Дәрес этапларын логик эзлеклелектә чагылдырган 7 фото беркетергә;
- Исем-фамилия, адрес, телефон номерыңны күрсәтергә;
- 2015 елның икенче яртысына язылу квитанциясенең күчермәсен ясатырга кирәк.
Эшләр 15 июльгә кадәр tilsimlikullar@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Ә иң уңышлы эшләр журнал битләрендә урын алачак.
Җиңүчеләрне грамоталар, истәлекле бүләкләр һәм көз аенда Казанда "тылсымыл очрашу" көтә.