Һуннарның матди һәм рухи тормышы
Күчмә һуннар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Мал-туарны җәен җәйләүләрдә, кышын исә көньяктарак урнашкан далаларда - кышлауларда асраганнар. Хуҗалыкта ат табуннары тоту аеруча зур әһәмияткә ия булган. Табунда күпчелекне киң борынлы, кыска буйлы дала атлары - көчет атлар тәшкил иткән. Аларны, нигездә, ит (елкы ите) һәм сөт (кымыз) өчен тотканнар. Курганнарда табылган келәмнәрдән күренгәнчә, һуннар яхшы нәселле «меңчабар» яу атлары - аргамаклар да асраганнар.
Терлекчелектә шулай ук эре мөгезле терлек һәм сарык үрчетүгә дә зур игътибар бирелгән. Әлеге йорт хайваннарының сөякләре курганнарда күпләп табыла. Ионнан эшләнгән киез һәм төрле тукымалардан күренгәнчә, һуннар тупас һәм нәзек йонлы (диаметры - 10 микрон) сарыклар үрчеткәннәр. Табылган сөякләргә карап фикер йөрткәндә, һуннарда кәҗә, дөя кебек хайваннар да булган; хуҗалыкны кыска борынлы дала этләре саклаган. Хәер, арада эре гәүдәле бүребасар этләрнең сөякләре дә очрый.
Терлекчелек беренче урында торса да, һуннар игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Алар, нигездә, тары һәм арпа иккәннәр. Кытай тарихчысы Шы-Гу язмасында «Төньяк илләрендә салкыннар иртә килә - тары чәчәргә уңайсыз, ләкин һуннар (аны) чәчәләр» дигән мәгълүмат бар. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Һуннарның матди һәм рухи тормышы | 20.56 KB |