«Тамчы шоу» интеллектуаль уены
30 Apr, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Гибасева Эльмира Мансуровна, ТР Апас районы Кабык Күпер төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр! Һәр яңа көн тууга без бер-беребезгә шулай дип дәшәбез, тынычлык һәм иминлек телибез. Ә бит тыныч тормышта яшәмәгән, балачакларын рәхимсез сугыш урлаган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган батыр кешеләребез бихисап. Шуңа күрә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 5-6 сыйныф укучылары әзерләгән “Тамчы – шоу” уенын без бүгенге матур тормыш, бәхетле балачакны бүләк иткән кадерле әби-бабайларыбызга багышлыйбыз. Аларның рухларына бездән изге дога булып ирешсен.
Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм. Кайсы команда җавапны белә, тизрәк шушы кечкенә кыңгырауны чылтырата һәм җавап бирә. Дөрес җавапка 2 балл куела.
- Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? (1941 нче ел)
- Ленинград блокадасы ничә көн һәм төнгә сузылган? (900)
- Авылыбыздагы соңгы сугыш ветераны? (Мишина Антонина Перт кызы)
- М.Җәлил белән тоткынлыкта кайсы язучы булган? (А.Алиш)
- Тынычлык символы? (Күгәрчен)
- Зур Җиңү көне? (9 май)
- Һәлак булган сугышчылар турында язылган изге китап? (Хәтер китабы)
- Районыбызның Советлар Союзы геройлары? (Д.Горбунов, С.Кәримов, Р.Абзалов)
- М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)
- Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә ничә ел була? (70)
- Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган батырлар? (А.Матросов, Г.Гафиятуллин һ.б. Үз гәүдәләре белән амбразура каплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп)
- ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Тамчы шоу» интеллектуаль уены (5,6 сыйныфның татар төркемнәре өчен сыйныфтан тыш чара) | 684.5 KB |
Ресурс төре: