belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > АКШта да кырым татар телен өйрәнәләр

АКШта да кырым татар телен өйрәнәләр

29 Aug, 2008 matur 0

Симферопольдә «Мәгарифче» ассоциациясе рәисе Сафура Кадҗәмитова Нью-Йорк кырым татар диаспорасы вәкиле, кырым татар телен өйрәнү курслары укытучысы Зарема Челәби белән очрашты. Очрашуда Нью-Йоркта кырым татар телен өйрәнү буенча курслар ачу проекты тикшерелде.

Зарема Челәби «Мәгарифче» ассоциациясенең Нью-Йорктагы вәкиле булып тора. Моннан өч ел элек аңа Нью-Йоркта кырым татар диаспорасы балалары өчен туган телен өйрәнү буенча ярдәм күрсәтелгән иде. Аның хәбәр итүенчә, кырым татар балалары инглиз телле мохитта бик тиз ассимиляцияләнәләр, үз халкының телен оныталар, ә оештырылган курслар кырым татар җәмәгатьтчелеген телен өйрәнү буенча ихтыяҗларын канәгатьләндерми.

Сафура Кадҗәмитова һәм Зарема Челәби якшәмбе мәктәбе проектын һәм эш программасын эшләп чыгарганнар, аның базасында балалар һәм аларның ата-аналары туган телне генә үзләштереп калмыйча, кырым татар халкы традицияләрен дә өйрәнәчәкләр. Зарема Челәбигә бу эштә зур гуманитар ярдәм күрсәтелгән, уку-методик әсбаплар бүленеп бирелгән һәм уку кабинетын бизәү өчен кирәк-ярак әйберләр сатып алынган.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru


URL (яңартылу датасы: 29.08.2008 - 15:22):https://belem.ru/node/579