“Талантлар калейдоскобы” марафонына йомгак ясала
10-12 апрельдә Казанда “Талантлар калейдоскобы” вокал сәнгать бәйгесе узачак. Әлеге бөтенроссия социаль иҗади марафонында 5 яшьтән алып 18 яшькәчә җыр-моңга гашыйк балалар һәм яшүсмерләр катнаша.
Бәйгене Татарстанның Дәүләт Советы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Казанның “Сәйдәш” Мәдәният үзәге белән берлектә “Калейдоскоп талантов” балалар иҗатын үстерү автоном коммерцияле булмаган оешма үткәрә. Максаты – балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә һәм инвалид балаларга бәйрәм бүләк итү, аларның иҗади талантын бәяләү һәм үстерү.
Бәйгенең сайлап алу турлары февральдә үк башланып киткән иде. Балаларның вокаль осталыгы “Халык җыры”, “Эстрада-джаз”, “Академик вокал”, “Патриотик җыр”, “Автор-башкаручы” номинацияләрендә бәяләнә. Марафонны йомгаклаучы ярымфинал исә 10-11 апрель көннәрендә Казанның “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә булачак, ә финалга чыккан балаларны 12 апрельдә “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә узачак Гала-концертта бүләкләячәк.
Гомумән, бу бәйгедә катнашкан бер бала да бүләксез һәм игътибарсыз калмаячак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Балалар өчен вокаль осталык буенча мастер-класслар, башкаланың тарихи урыннарына экскурсияләрдән торган күңелле ял программасы тәкъдим ителәчәк. Марафон кысаларында узачак балалар рәсемнәре бәйге-күргәзмәсендә тамашачы мәхәббәтен яулаган авторлар да ачыкланачак.