Китапханәдә
4 Apr, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «33нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы
Уку мәсьәләсен кую.
- Мин сезгә ике шигырь укыйм (шигырьләр экранда күрсәтелә).
Китап – хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,
Көндез кояшым ул, төнлә аем, –
Китап илтә таңнар каршына! (Нури Арсланов, “Китап”)
Изгеләрдән изге бит ул
Китап, китапханәсе.
Үзенә тарта күңелне
Әллә китап, әллә журнал,
Әллә китапханәче. (Энҗе Мөэминова, “Син ул”)
- Укучылар, бу шигырьләрне укыгач, бүгенге дәреснең темасын ничек билгели алабыз? (Укучылар дәресен темасын билгели)
- Әйе, бүген без китапханәдә. Монда без китапханәче белән аралашырга өйрәнербез. Яңа китаплар белән танышырбыз. Китапханәдә үзебезне тоту кагыйдәләрен кабатларбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Китапханәдә. 6 нчы сыйныфта (рус төркеме) бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе | 27.38 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: