Бүген - Халыкара балалар китабы көне
2 Apr, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
1967 елдан башлап, Балалар китабы буенча халыкара оешма инициативасы һәм карары белән, 2 апрель - әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен (International Children's Book Day) билгеләп үтә.
Бу көнне балалар әдәбияты өлкәсендә иң югары дәрәҗә премия - Г.Х. Андерсен исемендәге Халыкара премия (әкиятченең профиле төшерелгән алтын медаль, аны "кече Нобель премиясе" дип тә атыйлар) тапшырыла.