belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла

“Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла

24 Mar, 2015 Раил Гатауллин 0
“Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://glagolitsa-rt.ru

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

Аның максаты — ТР балаларының иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, балаларны китап укуга тарту, җәмгыятьтә әдәби культура формалашуга игътибар арттыру.

Иҗади әсәрләр рус телендә проза, рус телендә шигърият, рус телендә эстетика, татар телендә проза, татар телендә шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Шулай ук 14-17 яшьлек үсмерләр арасында француз, инглиз, немец теленнән русчага тәрҗемә итүчеләр өчен аерым номинация кертелгән. Катнашучылар яшь категорияләренә бүлеп карала.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.03.2015 - 21:25):https://belem.ru/node/5763