РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәрес уздыру тәкъдиме белән чыкты
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең барлык мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәрес уздыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге дәресне 1-4нче сыйныфларда үткәргәндә, уен формаларына өстенлек бирелергә, урта сыйныфларда исә танып белү һәм гамәли күнегүләргә басым ясалырга тиеш.
“Җиңүгә багышланган дәресне уздыруга әзерлеккә илнең барлык мәктәпләренә кушылырга киңәш ителә. Бу эшчәнлеккә музейлар һәм мәктәп китапханәләре дә тартылачак, Бөек Ватан сугышының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган тематик күргәзмәләр, экспозицияләр оештырылачак, укучыларга исә аларда экскурсовод булу мөмкинлеге биреләчәк”, – диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай ук, хәрби дан урыннарына экскурсияләр, походлар оештырылачак, ветераннар белән очрашулар, иҗади конкурслар һәм хәрби-спорт уеннары уздырылачак. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәресләрдән тыш, мәктәпләргә Бөек Ватан сугышының истәлекле даталарына, мәсәлән, немец гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар итү, Ленинградны блокададан азат итү һ.б вакыйгаларга багышланган “Россиянең хәрби көннәре” уздыру да тәкъдим ителә. Хәрби дан көннәре кысаларында укучылар сугышның төп тарихи вакыйгалары һәм үзләре яшәгән төбәкнең бу вакыйгалардагы мөһим роле белән таныша алачак. Шулай ук, быел яз Россия мәктәпләрендә Кырымның Россия составына керүенең 1 еллыгына багышланган дәрес тә үткәреләчәк.