Февраль аеның иң яхшы ресурсы авторы исеменә кем лаек?!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Ниһаять, февраль аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү тәмамланды. Әлеге көнне сездән бигрәк без көткәнбездер. Нигә дигәндә, кайберәүләр әле һаман да башка тавыш бирү системаларын күз алдында тотып, "җансыз" тавыш бирү алып баралар, тавыш бирү таләпләрен укып та тормыйлар. Нәтиҗәдә - ресурс файдалымы-юкмы, начармы-әйбәтме - мондый тавыш бирүләр кулланучыларыбыз өчен ачык картина бирми.
Әлбәттә, Белем.ру порталына килгән ресурслар барысы да сыйфатлы һәм яхшы, алар барысы да редакторларыбыз тарафыннан укылалар һәм тикшерү үткәннән соң гына порталга урнаштырылалар.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен анализлар алдыннан, әйдәгез, конкурс таләпләре белән тагын бер кат танышыйк:
"Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга (!) һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс(лар) өчен тавыш бирергә кирәк."
Ә хәзер, нәтиҗәләр белән танышыйк, иң күп тавыш җыйган өч ресурсның күрсәткечләрен карыйк:
- Әлмәтем – туган калам (милли-төбәк компонентын өйрәнү буенча авторлык программасы) - 991 тавыш / 141 укучы (850 кеше ресурс белән танышмыйяа тавыш биргән!);
- Шамил Усмановның “Ачылган йозак” хикәясен өйрәнү - 874 тавыш / 265 укучы (609 кеше ресурс белән танышмыйча тавыш биргән!);
- “Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил халык күңелендә яши" темасына ток-шоу - 333 тавыш / 637 укучы.
Әлеге нәтиҗәләр беренче һәм икенче проект авторлары үз "җанатарларын" тавыш бирергә генә, ә өченче ресурс авторының үз "җанатарларын" нигездә әлеге ресурс белән танышырга чакыруын күрсәтә. Димәк, өченче ресурс күбрәк кулланучыга файда китергән, күбрәк кеше әлеге ресурсны файдаланган һәм аның өчен тавыш биргән.
Шул рәвешле, февраль аеның иң яхшы ресурсы исеменә "“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил халык күңелендә яши" темасына ток-шоу" дип исемләнгән ресурс лаеклы дип саныйбыз. Әлеге ресурс авторы - Арча районы Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызына безгә яхшы ресурс юллаганы өчен рәхмәт белдерәбез һәм аның, безнең белән алдан элемтәгә кереп, сертификат белән Г.Камал театрына 2 кешелек бүләк алырга килүен көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин