“Мин җирдә калам” (Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә)
12 Mar, 2015 Раил Гатауллин 7
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият” компенсация төрендәге балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы
Танылган шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин 1910 елның 1 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районы Иске Камка авылында игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен авырлыгын татып үсә. Дүрт яшендә әтисез, берникадәр вакыттан соң әнисез кала. Шулай итеп, Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгызы торып кала.
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Мин җирдә калам” (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Рәсәйдә әдәбият елына, Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә) | 29.31 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар:
Фикерләр
Наилә Султанова
16 Ноябрь, 2015 - 23:26
Permalink
Рәхмәт хаты!
Сезнең бәйрәм сенарийсы белән таныштым. Бик эчтәлекле чара. Күренеп тора, күп эзләнү эшләре башкарылган.Мондый тәрбиячеләребез булганда милләтебез яшиячәк. Рәхмәт Сезгә!
Раил Гатауллин
17 Ноябрь, 2015 - 00:02
Permalink
Рәхмәт әйтә белү - һәркемгә хас булсын иде!
Эшләгән эшләрнең кадерен белүчеләр, куелган хезмәт өчен бер-береңә рәхмәт әйтә белүчеләр булганда милләтнең яшәве тагын да ышанычлырак, минемчә! Поддержка булганда кеше тагын да яхшырак эшләргә сәләтле була! Бер-беребезнең хезмәтләрне шулай хуплап торыйк, бер-беребезнең рухны ныгытыйк!
Наилә ханым!
Сезгә дә эшегездә уңышлар телибез, Сезнең хезмәтләрне дә бик теләп Белем.ру порталында урнаштырырбыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Милауша
17 Ноябрь, 2015 - 21:58
Permalink
Җавап хаты.
Сезнең язган фикерләрегезне укыдым. Сезгә дә эшләрегез дә иҗади уңышлар телим.
Милауша
6 Апрель, 2016 - 23:19
Permalink
Алай да була икән!!!
Хәерле төннәр, барчагызга! Интернет челтәрендә күбрәк чокынып утырсаң, әллә нинди ачышлар ясарга була. Инфоурок укытучылар сайтына керсәм, минем Белем.ру сайтына җибәрелгән "Мин җирдә калам" материалы Салимзянова Зельфия Загитовнаның эше булып бара. Аптырыйм,25 ел буе укытучы булып эшләп, үзе дәрес эшкәртмәсе яза алмады микәнни? Сүз дә юк, Белем.ру дәрес эшкәртмәләренә бик бай. Ләкин,чит кеше хезмәтен моннан алып, башка кеше исеме белән башка сайтларга куймыйк әле!!!
Раил Гатауллин
6 Апрель, 2016 - 23:55
Permalink
Кызганыч, андый кешеләр очрый
Кызганыч, андый кешеләр очрый. Инде берничә шундый очрак булганы бар.
Әле шунысы да бар, РФ һәм РТ законнары буенча сез әлеге кешене, авторлык хокукларын тупас бозган өчен, судка да бирә аласыз.
Әмма да ләкин мәсьәләне үзара сөйләшеп уңай хәл итсәгез дөресрәк булыр. Әлеге укытучы эшләгән мәктәп директоры белән завучына әлеге моментны дәлилләп (скриншотлар беркетеп) хат язарга тәкъдим итәм: https://edu.tatar.ru/buinsk/s-tinchali/sch/page119695.htm.
ps. Әмма да ләкин нахак әйтә күрмәгез, гадел булыгыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Юлиана
11 Апрель, 2016 - 15:18
Permalink
Мин дә шаккаттым!!!
Мин дә әле узган атнада гына нәкъ шундый хәлгә очрадым. Балалар өчен кечкенә спектакль-тамаша сценарийлары эзләп утырганда, "Шалкан" әкиятенә тап булдым. Бу әкиятне кемнәр генә үзгәртмәде-төрләндермәде инде дип, кызыксынып ачып караган идем, исем китте. 2010 нчы елда ук "Белем. ру" сайтында урнаштырылган, шигъри калыпка салып язылган "Шалкан"ым башка автор исеме белән балкып утыра))). Авторын Вконтакте челтәреннән эзләп табып хат язып салган идем, җавап биреп вакланмадылар. Мөгаен, Раиль әфәнде әйткәнчә, мәктәпләренә язасы калгандыр))).
Милауша
7 Апрель, 2016 - 08:28
Permalink
Зур Рәхмәт!
Киңәшләрегез, биргән җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт! Борчылмагыз, барысы да яхшы булыр.