Кече сыйныф укучыларының “Юннат-2015” II төбәк фәнни-гамәли экологик конференциясе уздырыла
10-27 мартта Яр Чаллының 4нче балалар экология-биология үзәгендә кече сыйныф укучыларының “Юннат-2015” II төбәк фәнни-гамәли экологик конференциясенә катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда 7 яшьтән 11 яшькәчә балалар (1-5нче сыйныфлар) катнаша ала. Чараның төп максаты – сабыйларны шәһәр һәм төбәк әйләнә-тирә мохитенең экологик торышын өйрәнүгә, аны саклауга җәлеп итү.
Конференция торак экологиясе; экология: терек булмаган табигать объектлары һәм күренешләре; су, хайваннар, үсемлекләр һәм кеше экологияләре секцияләренә бүлеп уздырылачак. Аның йомгаклау өлеше 17 апрельдә Яр Чаллы шәһәре, Мәктәп бульвары, 2 йорт (18/09) адресы буенча урнашкан 4нче балалар экология-биология үзәгендә уздырыла.
Эшләр ekolog_chelny@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән 4нче балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга була.
Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте белешмә бирде.