Эшче һөнәрләр буенча "WorldSkills Russia" чемпионатының төбәк этабы Татарстанда уза
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Татарстанда эшче һөнәрләр буенча "WorldSkills Russia-2015" III чемпионатының төбәк этабы уза.
Ярышлар республика һөнәри белем бирү оешмалары базасында 47 белгечлек буенча үткәрелә. Илкүләм чемпионатының финалында катнашучылар агымдагы елның апрель аенда федераль округларда узачак ярымфиналлар кысаларында билгеләнәчәк, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
17-23 май көннәрендә Казанда эшче һөнәрләр буенча III илкүләм чемпионат - "WorldSkills Russia-2015" Суперкубогы узачак. Анда Россиянең 70 төбәгеннән 700 студент һәм 600 эксперт катнашачак. Чемпионатта катнашучылар төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат-коммуникация профилле, сервис һәм хезмәт өлкәсенә кагылышлы 55 һөнәр буенча ярышыр дип ниятләнә. Чемпионат кысаларында "WorldSkills Russia" генераль ассамблеясын үз эченә алган конгресс өлеше, WorldSkills сәнәгый советы, һөнәри белем буенча халыкара форум, һөнәри белем бирү буенча Россия-Германия советы оештырылачак.
Искәртеп узабыз: Россия 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" эшче һөнәрләр чемпионаты финалын үткәрүгә заявка бирде. WorldSkills ассоциациясе әгъзалары август аенда Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә тавыш бирәчәк. Заявка кампаниясендә Россиягә көндәш булып Франция, Бельгия һәм Кытай тора.