“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтында Бөек Ватан сугышына багышланган конкурс башланды
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башланды. Әлеге чарада Татарстан укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр – планшет компьютерлар, фотоаппарат, электрон китаплар бирелә.
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, бәйгедә катнашучылар гаиләдәге сугыш хатирәсе елъязмасы һәм сугыш турында истәлекләр тупларга тиеш. Укытучыларга “Гаиләнең сугыш хатирәсе” темасына ачык дәрес күрсәтеп, әлеге дәреснең фотосурәтләрен, видеоязма һәм дәрес турындагы хисапны konkurs@diary-culture.ru. электрон адресына юллау шарт. Укучыларга исә гаилә әһелләреннән сугыш турындагы истәлекләрне язып алырга кирәк булачак. Алар иҗади эшләрен шулай ук проектның электрон адресына юлларга тиеш була.
Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Иң яхшы ачык дәрес күрсәтүчегә өстәмә кыйммәтле бүләк бирелә. Конкурс эшләре 8 майга кадәр кабул ителә, диелә http://diary-culture.ru сайтында.