Февраль аенда килгән ресурслар арасыннан иң яхшысы өчен тавыш бирү башланды
Барлык хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Гадәттәгечә, сезнең игътибарга Белем.ру порталына килгән ресурсларга айлык күзәтү тәкъдим итәбез. Февраль аенда порталга барлыгы шундый 14 ресурс кабул ителде һәм урнаштырылды. Әлеге ресурслар укытучыларга эшләрендә файдалану өчен генә түгел, башка һәркемгә үзүсеш өчен дә файдалы. Шуңа күрә, Сезнең барыгызны да Белем.ру порталындагы ресурслар белән танышып чыгарга, аннары үзегезгә ошаган ресурс(лар) өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Әлеге тавыш бирү 2 атна дәвамында барачак. Иң күп гадел тавыш җыйган ресурс авторы, башка кулланучылар өчен аеруча файдалы ресурс тәкъдим иткән өчен, "Айның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булачак, сертификат һәм Г.Камал татар дәүләт академия театрына 2 кеше исеменә чакыру билеты белән бүләкләнеләчәк.
Тавыш бирүдә актив катнашырсыз, иң яхшы ресурсны ачыклауда өлеш кертерсез, дип ышанып калабыз!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы коллективы