belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал

9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал

27 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал
Ресурс авторы: 
ТР Чирмешән районы Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызы

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була?

Яңгырдан соң һава нинди?

  1. Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит!
  2. Бәлки, яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки, җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер.
  3. Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык, тузаннан арынган дөньяның садә, пакь төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли.
  4. Ә бит матур, бигрәкләр дә матур безнең якларда җәй башы!

А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

  1. алтын
  2. пакь
  3. илаһи
  4. газиз

А3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

  1. төрле
  2. көләч
  3. туфрак
  4. күзләрне

А4. Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.

  1. татлы хавадан
  2. яшь игеннәр
  3. кара тасма
  4. картлар сагышы

А5. Дөньяда сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

  1. һәмзә тартыгын белдерү өчен
  2. иҗекне нечкәртү өчен
  3. тартыкны нечкәртү өчен
  4. аеру билгесен белдерү өчен
Беркетелгән файлКүләме
Microsoft Office document icon 9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теленнән Бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма материал71 KB
Ресурс төре: 
БДИ/БРТ буенча ресурс
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.02.2015 - 19:37):https://belem.ru/node/5738