“Р. Миңнуллинның “Спортның бер төре” шигыре” темасына әдәби уку дәресенең технологик картасы
Спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлек темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Спортка зур игътибар бирелә, ләкин шул ук вакытта балаларның күпчелеге сәламәт яшәү рәвешен сайламый, ә күбрәк телевизор карау, компьютер артында утыру, төрле уеннар уйнау кебек гамәлләрне артыграк күрә. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора.
Мин, шигырьне укып анализлаганнан соң, һәм өстәмә мәгълүматлар ярдәмендә укучыларда үз сәламәтлегең турында кайгырту, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен кирәклеген аңлауларын бурычым итеп куйдым. Технологик карта Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Шулай ук Сингапур методикасы да кулланылды.
Мин бу дәрес 4 нче сыйныф укучылары өчен файдалы булыр дип уйлыйм.