belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы

Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы

26 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы
Ресурс авторы: 
Тукай муниципаль районы «Комсомол урта белем бирү мәктәбе»нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимова Мәдинә Мәксүт кызы һәм Галимов Фәнил Зәки улы

Татар милләте – тарихта тирән эз калдырган халык. Иң зур байлыгы – бөек шәхесләре. Якташ галимнәребезне барлау үзе бер горурлык. Теманы сайлавыбыз бик урынлы: беренчедән Р.Фәхреддин минем якташым, икенчедән – менә дүртенче ел инде, галимебезгә багышланган конференциядә  катнашырга әзерләнәбез. Бу очрашуларга барган саен үзебез өчен күбрәк ачышлар ясыйбыз, Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүче галимнәрне тыңлыйбыз, музейларын карыйбыз.  Быел да шул эшебезне дәвам итәргә һәм алган белем-яңалыкларыбызны балаларга җиткерергә телибез.

Ризаэддин Фәхреддин – бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган  мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, Шәрык белгече, философның максаты: халыкны якты һәм азат тормышка өндәү, гасырлар дәвамында килгән йокысыннан  уяту.

“Бала чакта алган  тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, дип яза Р.Фәхреддин.  Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Мәсәлән, атаклы чех педагогы Ян Каменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци да “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениесенең төп бурычы булырга тиеш”, ди.  Бу өч галимнең фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Илдәге аяныч хәлдә яшь  буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл, таяну ноктасы – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык, нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Ризаэддин бине Фәхреддин – милләтем горурлыгы30.24 KB
Ресурс төре: 
Фәнни-эзләнү эше
Тематика: 
Ризаэддин Фәхреддин
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Педагогика һәм тәрбия
Тарих
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.02.2015 - 16:54):https://belem.ru/node/5735