25 нче август – җәлилчеләр көне
1 нче бүлек. Хәтерсезләнә барабызмы?
“Бу язмага берничә көн борчылып, уйланып йөргәннән соң гына алындым. Борчулы ул уйлар һәр ел саен 25 августта башкалабызның 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельеф янында үткәрелә торган искә алу мәрәсиме вакытында туган иде”, - дип яза Әхәт Сафиуллин.
Бер караганда, монда борчылырлык берни дә юк шикелле: халык та күп, көне дә искиткеч матур, кояшлы иде, ул быел да бик күркәм генә үтте. Тик күңелем анда ниндидер ризасызлык, канәгатьсезлек хисләре кичерде. Ни борчыды соң мине?
Башлары гильиотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы.
Дөрес, монда бер аларның гына башы киселми, Плецензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше гильиотина аша үткәрелә. Ләкин шунсы характерлы: шулар арасында бары тик 24 кеше генә иксез-чиксез СССРдан була. Нибары 24 кеше! Ә шуларның унбере - татар егетләре! Мондый вакыйганың кешелек тарихында беркайчан да, бүтән бернинди илдә дә булганы юк! Алай гына да түгел, бу корбаннар арасында башка милләт язучылары бөтенләй юк! Белми моны тарих! Ә безнең бәзаланган 11 кеше арасында – ике язучы! Шушы факт үзе генә дә ни тора!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
25 нче август – җәлилчеләр көне | 39.88 KB |