Казан шәһәре 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗаты Татар иленең Фотогалереясендә дөнья күрде
Бу көннәрдә Казан шәһәре 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗаты Татар иленең Фотогалерея проектында дөнья күрде.
Яшь рәссамнарга - картиналарның авторларына әле нибары 10-13 яшь. Әмма, әле сәнгать дөньясына кереп кенә баручы рәссамнар булсалар да, аларның хезмәтләре инде бүген игътибарга лаеклы. Аларның кайберләре киләчәктә чын мәгънәсендә Татарстан данын якларлык сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар булып китерләр, дип ышанырга була.
Чыннан да, Казан шәһәренең 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе күп кенә рәссамнарга, сәнгать эшлеклеләренә старт мәйданчыгы булып тора. Мәктәптә балалар халык рәссамнары белән даими очрашып торалар, мәктәп базасында күп төрле семинарлар, чаралар үткәрелеп тора. "Әкият" курчак театры бинасында урнашу балаларга тагын да ныграк илһам биреп тора кебек.
Балаларның картиналары белән танышу өчен Татар иленең Фотогалерея бүлегенә керергә һәм "1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗаты" тегы буенча күчәргә кирәк. Татар иле кулланучылары үзләренә ошаган картиналарга лайк куя һәм үз фикерләрен язып калдыра алалар.