Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе
Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрәләр.
Бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның оныклары, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша алалар. Бәйгедә катнашу өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараның видеосын (татар һәм рус телләрендә) оештыручылар адресына юлларга кирәк.
Бәйгенең номинацияләре:
- Иң яхшы режиссёрлык эше (куелыш);
- Иң яхшы сценарий;
- Иң яхшы актёрлык эше;
- Бөек Ватан сугышында җиңү темасын иң яхшы яктырту;
- Иң яхшы әдәби-музыкаль композиция (игътибар, номинациянең исеме бәйге барышында яңартылды).
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар ике ай дәвамында 27 февральдән алып 27 апрельгә кадәр xat@belem.ru электрон почта адресына яисә CD/DVD-диск белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 52 йорт, 401 оф. адресы буенча кабул ителә.
Бәйге турында тулы мәгълүмат белән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.
Фикерләр
Раил Гатауллин
8 Май, 2015 - 14:06
Permalink
Финалистлар исемлеге
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесенең финалистлары исемлеге урнаштырылды:
- http://belem.ru/node/5795.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
29 Апрель, 2015 - 18:38
Permalink
Гаризалар кабул итү тәмам
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр игътибарына!
"Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар ике ай дәвамында 27 февральдән алып 27 апрельгә кадәр кабул ителә" дип язсак та, кайбер кулланучылар материалларны юллауны дәвам итәләр.
Зинһар өчен, даталарга килгәндә игътибарлы булыгыз. Без дә мөмкин кадәр гадел булырга, игъланда хәбәр ителгән вакыт аралыгында килгән эшләрне генә кабул итәргә тырышырбыз.
Соңга калып килгән ресурсларны http://belem.ru/resources, http://belem.ru/video адреслары буенча порталыбызда конкурстан тыш урнаштыра алабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлнур Габделнуровна
21 Апрель, 2015 - 21:09
Permalink
Исәнмесез! Анда видеолар гына
Исәнмесез! Анда видеолар гына кабул ителәме?Узең язган сценарийларны карамыйсызмы?
Раил Гатауллин
21 Апрель, 2015 - 21:30
Permalink
Видеолар гына кабул ителә
Әйе, сәхнәләштерелгән сценарийлар гына кабул ителә (видеосы). Мәктәптә әлеге сценарий буенча үткәрелгән чараның видеосын юллый аласыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
20 Апрель, 2015 - 19:16
Permalink
Гаризалар кабул итү тәмамланып килә!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Гаризалар кабул итү тәмамланып килә, бары тик 1 атна вакыт калды. Соңга калмагыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
19 Март, 2015 - 11:01
Permalink
Бәйгегә эшләр кабул итү дәвам итә
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәйгегә эшләр кабул итү дәвам итә. Әлегә катнашучылар саны алай күп түгел, күпчелек эшләр апрель аенда килер, дип уйлыйбыз. Шулай да соңга калмагыз, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бәйгебездә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин