Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше
23 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Казан шәһәре Вахитов районы 1 нче татар гимназиясенең 1 нче квалификацион категорияле укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наил кызы
Тексттагы исемнәрнең килешен билгеләргә, кушымчаларны күрсәтергә.
Гөмбәләр инде июльдә үк күренде. Катнаш урманнарда, андагы яссы калкулыкларда ак гөмбәләр үсә. Ак гөмбәләр агачларның көньягында булмыйча, төньягында күмәкләп утыра. Урманда, адым саен диярлек, тәбәнәк төпләрдән тырпаеп торган баллы гөмбәләр дә күренә. Эх дигәнче, кәрзиннәрне тутырасың.
Гөмбәләр агачларга ничек булыша, алар ни өчен кирәк? Безнең республикабызда нинди тыюлыклар беләсез? (Идел-Кама тыюлыгы, Раифа тыюлыгы)
Күплек сандагы исемнәрне әйтегез, аларда килеш кушымчалары нинди? Алар берлек сандагы исемнең килеш кушымчаларыннан аерылалармы? Килеш кушымчаларының нинди вариантлары кулланыла?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 49 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: